Хужа Насретдин мазакларе

12.10.10 | yabgu

http//photoload.ru/data/dd/83/e3/dd83e39b0608b90cf99413a75ea6fcbd.jpeg


Хуҗа Насретдин мәзәкләре
Author: Н. Вәлитова (Төзүче)
Publisher: Татарское книжное издательство
Publication date: 2008
Number of pages: 55
Format / Quality: PDF/DOC
Size: 2 Mb
Language: Tatar

Цитата:
Хуҗа Насретдин мәзәкләрен ишетеп белмәгән кеше юктыр. Рәсемнәр белән бизәлгән бу китапка халык иҗатының шундый җәүһәрләре тупланган.

ХАННЫҢ ЯВЫЗЛЫГЫНА ҖАВАП


Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан сон, хан салым җыючы итеп Хуҗа Насретдинны билгеләгән.
Бер кадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм "исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен", - дип әмер биргән. Хуҗаның, исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч, ханның, бик ачуы килгән:
- Син нәрсәгә язгансың! Безнең, илдә кәгазь юкмыни? - дип кычкырган.
- Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым. Вөхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың кебек кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны алдан ук күреп килдем, - дигән Хуҗа.

БОЗАУ ВАКЫТТА УК


Беркөнне хан:
- Минем янга Хуҗа Насретдинны җибәрегез. Аның белән атка менеп бераз ярышып алырбыз, - дигән. Хуҗага бу хәбәрне ирештергәннәр.
Хуҗаның бер карт үгезе бар икән. Ул әлеге үгезне иярләп өстенә атланган да хан чакырган җиргә киткән. Җайналганхалык, Хуҗаның үгез белән килүен күреп, көлешә башлаган. Хан, Хуҗага карап:
-Әй, Хуҗа, ни өчен син үгезгә атландың? - дип сораган.
Хуҗа:
- Бу үгезнең бозау вакытта бик кызу чапканын күргәнем бар иде, аны ат та куып җитә алмый торган иде, - дигән.

ХУҖА ОСТА АТУЧЫ


Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар. Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан. Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында әйткән. Тимер, моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан.
Хуҗа, атарга теләмәсә дә, патша кушкач җәясен тартып укны атын җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын күргәч, Хуҗа: "Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган иде", - дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә киткән. Бу юлы Хуҗа: "Кала башлыгы менә шушылай ата торган иде", - дигән.
Өченче ук көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул, масаеп: "Хуҗа абзагыз менә шушылай ата", - дигән.
Уважаемый пользователь, вам необходимо зарегистрироваться, чтобы посмотреть скрытый текст!
Уважаемый пользователь, вам необходимо зарегистрироваться, чтобы посмотреть скрытый текст!
Уважаемый пользователь, вам необходимо зарегистрироваться, чтобы посмотреть скрытый текст!
Уважаемый пользователь, вам необходимо зарегистрироваться, чтобы посмотреть скрытый текст!

Password: turklib

Поделитесь записью в соцсетях с помощью кнопок:

Просмотров: 6126
Рейтинг:
  • 0