Абдулла Алиш - Ана aкиятлaре - Мамины сказки - 2003

20.06.09 | Admin

http//photoload.ru/data/aa/93/c2/aa93c21840e0e38da07d5ce3ea994b4e.jpg

Абдулла Алиш - Ана әкиятләре - Мамины сказки - 2003
Author: Абдулла Алиш
Publisher: Казан - 2003
Format / Quality: WinZip/Doc
Size: 3,6 Мb
Language:Tatar-Russian

http//photoload.ru/data/d1/dd/86/d1dd8694b6108ff7bccc19acd47be4ff.jpg

Цитата:
Абдулла Алишның «Ана әкиятләре» сериясе 1939 елда башлана. Моңа кадәр инде ул, шактый санда әкият һәм хикәяләр язып, балаларның яраткан язучысы булып таныла.
1934 елда «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылган «Капкорсак патша» исемле беренче әкиятеннән соң, Абдулла Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар төрле газета-журналларда басылалар, «Неч-кәбил» (1937), «Әкиятләр» (1937, 1939), «Ана әкиятләре» (1940—1941) исемнәре белән аерым китаплар булып та чыгалар.
1939 елның 1 февралендә «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Каз белән Аккош» һәм «Куян кызы» — «Ана әкиятләре»нең беренчеләре. Нәниләргә атап язган кереш сүзендә автор болай ди: «Рөстәм әле бик кечкенә, аңа бары биш кенә. Шулай булса да, ул үзе песи баласы кебек бик шаян: җитмәгән җире, сөйләмәгән сүзе, эшләмәгән эше юк. Әнисе Рөстәмне бик ярата. Береннән-бере кызыклы әкиятләр сөйли, матур-матур көйләр көйли. Рөстәм бу әкиятләрне бик яратып тыңлый, кайберләрен отып та ала, бакчага баргач, иптәшләренә дә сөйли. Ул әкиятләрне минем дә тыңлаганым бар. Миңа да ошыйлар. Сезгә ошармы икән соң алар, кадерле балалар?»
Болардан соң Абдулла Алиш, «Ана әкиятләре» бәйләменнән» дип, кече яшь¬тәге балалар өчен тагын берничә әкият язып бастыра. «Чукмар белән Тукмар», «Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык», «Песиләр һәм күселәр», «Тырышлык — зурлык, ялкаулык — хурлык» — шун¬дыйлардан.
Бу әкиятләр балаларга аңлаешлы йөгерек телдә язылуы белән дә, тәрбияви әһәмияте белән дә шул вакытларда ук игътибарны җәлеп иткәннәр һәм яратып укылганнар. Тиздән аларны аерым китап итеп чыгару һәм рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта шул елларда Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар редакциясе мөдире булып эшләгән, соңыннан тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме булып танылган Хәсән Хәйри үзенең истәлекләрендә болай яз¬ды: «...Ниһаять, әкиятләр җыентыгын чыгару кирәклеге туды. Бу тәкъдимне без хуплап каршы алдык. «Ана әкиятләре»нең татарча китап булып чыгуын көтеп тормыйча, бер үк вакытта русчага тәрҗемә итәргә бирдек. Рус теленә тәр¬җемәне, чын күңелдән бирелеп, Александр Бендецкий эшләде. Шулай итеп, Алиш¬ның иң атаклы, хәзер инде күп тапкырлар басылган, укучылар арасында киң танылган «Ана әкиятләре» китабы ике телдә бер үк вакытта (1940—1941 еллар¬да) дөньяга чыкты. Русчасы хәтта алдарак та басылган иде...»
Шунысын да әйтергә кирәк: бу китапта 1938 елда язылган «Сертотмас Үрдәк» әкияте дә бирелгән һәм «Ана әкиятләре» циклына кереп киткән (русчасы — Александр Бендецкий тәрҗемәсендә).
Баласын һәрьяктан тәрбияле итеп күрергә теләгән ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр әниләр өчен дә, нәниләр өчен дә кыйммәтле бүләк булды. Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныш¬тыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру буры¬чын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Күренекле язучы һәм тәнкыйтьче Гази ага Кашшаф, Алиш әкиятләренең һәрберсен «энҗе бөртекләре»нә тиңләп,50 нче елларда ук аларга югары бәя биреп язган иде: «...Абдулла Алиш та түземлелек белән баласына тәрбия бирүче ана кебек, баланың рухын сафландыра, күңелен нурландыра торган фикерләрне әки¬ят теленә салып бирә. Аның «Ана әкиятләре» сериясенә кергән әсәрләре шун¬дый изге максат белән язылганнар.
«Ана әкиятләре» гаҗәп киң программаны эченә алырга тиеш иде. Язучы әле шул юлда илһамланып эшли иде...» (А.Алиш. «Сайланма әсәрләр» китабына язылган кереш мәкаләдән. 1957.)
Әмма дәһшәтле сугыш Абдулла Алишның иҗат планнарын өзә. 1941 елның июлендә ул Бөек Ватан сугышына китә. Шул ук елның октябрь аеннан башлап, аннан хатлар туктала, Алиш хәбәрсез югала. Берничә еллар буе аның язмышы билгесез кала. Сугыш бетеп, «дөнья тынып калгач» кына, аның язмышы ачык¬лана. Газаплы әсирлек шартларында да ул дошман алдында тез чүкмәгән, кө¬рәшчеләр сафында булган, тирән лирик кичерешләр белән сугарылган шигырь¬ләр иҗат итәргә дә үзендә рухи көч тапкан. Соңгы сулышына кадәр газиз хал¬кына һәм Ватанына тугрылык саклап, көрәштәш иптәшләре белән бергә, илебез азатлыгы өчен гомерен биргән...
Сугышка кадәр балаларга атап язган әсәрләре һәм тоткынлыкта иҗат иткән ялкынлы шигырьләре белән Абдулла Алиш бүген дә халык күңелендә яши. Әсәр-ләре кат-кат басыла, яратып укыла. Алар арасында тәрбияви әһәмияте ягыннан «Ана әкиятләре» аерым урын тота.
Әйтеп үтелгәнчә, бу әкиятләр, китап булып тупланып, 1940—1941 елларда рус һәм татар телләрендә басылганнар. 1956 елда китапның рус телендә икенче бас¬масы дөнья күрә. Шуннан бирле алар язучының «Сайланма әсәрләр»ендә һәм төрле җыентыкларда басыла киләләр, кайберләре үзләре генә аерым бер китап булып та чыктылар: «Песиләр һәм күселәр», «Бал корты һәм Шөпшә», «Мак¬танчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык» һ.б.
«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкияте «Лошади» дигән исемдә Г.Кәримова тәрҗемәсендә бирелде. «Куян кызы», «Мактанчык Чыпчык һәм Тыйнак Сыерчык» кебек әкиятләрне дә камилрәк тәрҗемә итүчеләр табылса, тагын да яхшы булыр иде...
«Ана әкиятләре»нең А.Алиш үзе төзегән беренче басмасыннан соң 60 елдан артык вакыт үткәч чыгарылган бу китап татарча икенче басма буларак кабул ителер. Традиция буенча, бу әкиятләр бүген дә ике телдә һәм беренче басмада урнаштырылган тәртиптә биреләләр.

Илсөяр Сөнкишева

http//photoload.ru/data/15/7e/7c/1e7c339794a3641f69bc0dcbb969.jpg

Уважаемый пользователь, вам необходимо зарегистрироваться, чтобы посмотреть скрытый текст!
Уважаемый пользователь, вам необходимо зарегистрироваться, чтобы посмотреть скрытый текст!
Уважаемый пользователь, вам необходимо зарегистрироваться, чтобы посмотреть скрытый текст!

Поделитесь записью в соцсетях с помощью кнопок:

Просмотров: 7071
Рейтинг:
  • 0