Amirxan Eniki:Aytilmagan vasiyat /Әйтелмәгән васыять
Әйтелмәгән васыятьAuthor: Әмирхан Еники
Publisher: Tatarskaya Elektronnaya bibloteka
Publication date: 2004
Format / Quality: Pdf
Language:Tatar
Цитата:
Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникееев (Әмирхан Еники) 1909 елның 2 нче мартында Башкортостаннның бœгенге Благоварницкий районының Яңа Каргалы авылында туа. Ул гаиләсендә унынчы бала була
1925 нче елда 16 яшьлек Әмирхан Еники, газетада басылган игълан буенча, Казанга рәссамчылык, Һәйкәлтарар (скульптура сәнгате), гыймарәтчелек (архитектура) мастерскойларына (Архумас) укырга керә. Укуны ташлагач, Әмирхан китаплар укырга тотына. Ул «Шәриык» китапханәсенә еш керә башлый. Соңыннан китапханә Вафа Бурнаш (Фәтхи Бурнашның энесе) Әмирханга китап кибетенә урнашырга ярдәм итә. Шуннан, Әмирхан Еники әдәбият җыелышларда катнаша башлый. І. Такташ, Г. Кутуй, М. Ќәлил, С. Ќәләл, Н. Толымбай кебек язучылар белән танышырга өлгерә. Ул аларның әдәби бәхесләшœләрендә катнаша, Һәм, әлбәттә, œзе дә язып карый.
Нәкъ шулай, 1926 нчы елда аның «Озын көй тыңлаганда» исемле, башкортостан тормышыннан алынган беренче хикәясе Гомәр Галинең булышлыгы белән басылып чыга.
1928 нче елда Әмирхан Еники Казан мех комбинатына эшкә урнаша. 1930 нчы елдан хезмәтне фәнни оештыру институты семинарында да укып йөри. Аны уңышлы тәмамланган соң, 1932 елда егетне эшче аспирантурада калдыралар.
Бакудагы «Азеркино» трестында яисә Маргеланда наданлыкны бетерœ курсларында эшләœ елларында Әмирхан Еники тормышның кœп төрле якларын кœрә, төрле кешеләр белән аралаша.
Татар әдәбиятында язылганча, «сугыш шартларында Әмирхан Еники яшәœ Һәм œлем, олы җанлылык Һәм кешесезлек, гаделлек Һәм намуссызлык, бөеклек Һәм тœбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары белән œлчәргә өйрәнә. «Бала» (1941), «Ана Һәм кыз» (1942) кебек нәсер-хикәяләрендә сугыш фаҗигаләре сурәтләнә» .
Әмирхан Еникинең сугыш еллары әсәрләренең оптимистик көчен билгеләœче бу фикер сугыштан соңгы елларда да дәвам иттерелә, œстерелә, шуның матур œрнәкләре итеп «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады?» (1956) хикәяләре, «Без дә солдатлар идек» (1971) кебек повестен кœрсәтергә мөмкин.
Безнең хезмәттә анализланган хикәяләр Әмирхан Еникинең төрле иҗат чорларына туры килә. Ләкин төп мисаллар 1941 елдан башлап («Бала» хикәясе) 1960-70 нче еллардагы әсәрләр алынган.
«Туган туфрак», «Әйтелмәгән васыять», «Ќиз кыңгырау» хикәяләрендә халыкның рухи җәœҺәрләренә, хезмәт, көнкœреш белән бергә туган йолаларына, туган җиренә мәхәббәт идеяләре, кœңел юмартлыгы, кешелеклелек, гражданлык рухи тормышын тагын да ныграк баету мәсьәләләре лирик-моңсу тонда, фәлсәфи тирәнлектә хәл ителде.
Соңгы елларда публицистикага Һәм башка жанрларга (мәсәлән, рецензияләргә, эсселарга) мөрәҗәгать итеп, Әмирхан Еники озын гомер итә.
Аның белән татар дөньясы 2000 елда саубуллашты. Шуңа кœрә, Әмирхан Еники безнең чордашыбыз да булып тора. Татар халкы аны югары бәяли. 2001 нче елда аның биштомлык сайланма әсәрләре басылып чыкты.
«Ќиз кыңгырау» (1966) хикәясе Ә. Еники иҗатында үзенчәлекле урын алып тора. Беренчедән, аның композициясе. Исемендә билгеләгәнчә үк бу – «хикәя-истәлек». Шуңа күрә, хикәя бүгенге көндә (язган чордан) башланып, укучыны 1924 нче ел вакыйгаларына чумдыра. Ә хикәянең ахырында без яңача 1960 нчы елларга кайтабыз. Бу – боҗралы композициясе. Мондый төзелеш Ә. Еники иҗатына хас күренеш түгел.
Хикәянең төп герое – шәкерт. Әсәр шуның тарафыннан языла. Ул – автор. Ә. Еникиның күп кенә хикәяләре беренче зат тарафыннан язылган (мәсәлән, «Матурлык»).
«Җиз кыңгырау» хикәясе үзенең тематикасы белән аерылып тора. Әдип бик сирәк нинди дә булса бәйрәмгә мөрәҗагать итә. Киресенчә, Ә. Еники күбрәк көнкүреш вакыйгаларга сурәтләү остасы. Әйтик, «Туган туфрак», «Тынычлану» кебек хикәяләре нәкъ шундыйлардан. Язучы шулай ук фаҗигале вакыйгаларга мөрәҗәгать итүе белән мәгълүм – «Әйтелмәгән васыять», «Кем җырлады?» һ.б. Ә без анализлаган хикәядә бәйрәм сурәтләнә – туй. Бу вакыйга авторның ностальгиясе аша тасвирланган.
Әсәрнең тематикасына килгәндә, монда күп кенә проблемалар куелган. Беренчедән, бу оптимистик әсәр, яшьлеккә һәм мәхәббәткә гимн кебек тоела. Ностальгия аша әдип хикәянең ахырында «әмма мәңге үзгәрми торган бер нәрсә калды: бу – кешенең яшьлеге, мәхәббәте!», – дип яза. Шул ук оптимизм белән бергә язучы, икенчедән, гореф-гадәтләрне бетерү проблемасын да күтәрә. Бу бөтен хикәя барышында сизелеп тора. Хәтер темасы монда «Әйтелмәгән васыять»тәге кебек үк тирән билгеләнмәгән. Ләкин авторның ностальгиясендә бу мәсьәлә ачык чагыла. ¯ченчедән, әсәрдә яшьлек проблемалары нечкә психологизм аша тасвирланган. Шәкерт уй-хисләре бүгенге яштләрнең фикерләреннән ерак түгел, чөнки яшьлек заманасына карамыйча, һәрдаими яшьлек булып кала. Башка персонажлар аша (Нигъмәтулла абзый, Хөбәйбулла кода) язучы татар халкының гореф-гадәтләрен сурәтли. Аларның халык традицияләренә хөрмәте, яшьләрне аңлаулары, юмартлыклары татарның уңай сыйфатларын билгелиләр. Алар аша автор буыннарның элемтәсен, заманаларның бергәләшүен чагылдыра. Ә. Еники шундый кешеләрне үзенә үрнәк итеп сизә.
Аеруча туй символы үзенчәлекле. Туй Еники өчен бәйрәм генә түгел. Бу – тирән һәм мөһим вакыйга, тормышның әһәмиятле нокталарының берсе. Туй – яшьлектән олы гомергә адым. «Туй китте. Туй белән бергә кемнеңдер яшьлеге китте...», – дип яза әдип.
Әсәрнең төп конфликты аның ахырында билгеләнгән. Туй вакыйгаларын искә төшереп бетергәч, автор шуңа фәлсәфи анализ ясый. Монда хикәянең фикерләү кульминациясе бирелгән.«Бөтен нәрсә искерә, туза, үзгәрә, тик менә җиз кыңгырау, ни хикмәттер, һич кенә дә бер үзгәрми», – ди язучы. Монда әсәрнең төп конфликты чагылган. Кешеләр үзгәрә, ә хәтер, чын хисләр кала.
Шулай итеп, хикәянең төп идеясе фәлсәфәгә караган. Бу – кеше белән вакыт мөнәсәбәте. Кеше көчле һәм бертуктаусыз вакытка каршы үзенең мәңгелек «тузмый торган» хисләрен генә куя ала. Бөтен әйбер туза, хәтта гореф-гадәтләр, җырлар үзгәрә, әмма мәхәббәт кебек хис кешене мәңгелеккә якынлаштыра. Һәм нәкъ җиз кыңгырау – шул мәхәббәтнең символы булып сурәтләнгән. Моннан хикәянең исеме дә – «Җиз кыңгырау». Ул авторның хәтере белән генә бәйле түгел, шул кечкенә кыңгырауда үткән чорның тавышы, яңгыравы тупланган.
Әсәрдә Ә. Еники тематик-идеяне ачыклау өчен төрле чаралар куллана. Хикәянең үзенчәлеге автор тарафыннан табигатькә азрак мөрәҗәгать итүендә чагыла. Еникиның иҗатында табигать аеруча зур урын алып тора. Әмма бу әсәрдә беренче планга кешеләр чыга. Кайчак кына шәкерт хисләренә тургай тавышлары килеп керә. Монда автор чагыштырулар куллана. Мәсәлән: «тургайлар, чынлап та аңа кушылгандай, тын, якты карлар өстендә тагы да талпыныбрак, исеребрәк сайрарга тотыналар иде кебек», – дип тасвирлый әдип, тургайлар тавышын тарантас тавышына кушылуы турында.
Ә. Еникиның теле бай: монда метафора-эпитетлар, җанландыру һәм башка чаралар зур урын алганнар. Җанландыру ысулы, әлбәттә, ешрак табигатькә карата кулланыла. Мәсәлән: “Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; кœләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, œз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыныч кына агып ята”. Башка чаралардан эпитет, метафора кебекләрне билгеләргә мөмкин. Шулай: эпитет – ”Сары ат йомшак юл тузанынан тып-тып кына басып атлый”.
Әдип татар халык әйтемнәре, гади сүзләр аша персонажларны сурәтли, аларга төгәл сыйфатлама бирә. Гади сөйләм олы буын кешеләренә генә түгел, ә яшьләргә дә хас. Мәсәлән: “– Чибәр егетме? – Чибәр, күргәч гайрәтең чигәр, – диде кече кодача, шаркылдар”.
Хикәядә синтаксик чараларны да күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, Ә. Еники еш кына предметны ачыклап килгән исем хәбәрләргә басым ясый. Әйтик: «Кызны ярату, кызны теләү генә микәнни ул? Кыз үзе дә шулай егетне яратырга теләп тора микәнни?.. Бары шул гынамы ул мәхәббәт?..» (Җиз кыңгырау, 277).
Уважаемый пользователь, вам необходимо зарегистрироваться, чтобы посмотреть скрытый текст!
Поделитесь записью в соцсетях с помощью кнопок: